БЕ’РЬЯКЛЫ рәв. 1. 1) Мәсьәләнең бер ягына гына игътибар итеп, башка якларны исәпкә алмыйча. Кешенең тормышка – субъектның объектка мөнәсәбәтен революцион практика рәвешендә аңласак кына, тарихта шәхеснең ролен дөрес аңлаган булырбыз, дигән карашны онытсак, мәсьәләгә берьяклы, механистларча караган булыр идек. Г.Нигъмәти. Милли мәктәпләр кичергән фаҗигане башка халыкка, үзәккә сылтап калдыру берьяклы булыр. Т.Галиуллин 2) Бер сүздә, бер фикердә булу. [Атасы да] Тагы, улы белән берьяклы булып, миннән көлгән булып маташа. Г.Камал 2. с. мәгь. Мәсьәләнең бер ягына гына игътибар иткән, бер ягын гына искә алган. Бу хәл анда белгечләрне берьяклы – тискәре рольдә генә күрсәтүгә дә илткән. Г.Нигъмәти. Бәс, мәсьәлә берьяклы гына түгел икән. М.Госманов |