БЕ’РЬЮЛЫ рәв. 1) Бер үк вакытта, барысы бергә, бердән. ... Әти дә, әни дә икесе берьюлы авырый башлаганнар. Г.Тукай. Шулай күңелле генә килгәндә, пассажирлар бар да, сүз куешкан кебек, кинәт тынып калдылар, сөйләшкән, көлешкән тавышлар берьюлы тынды. Г.Гобәй. Минзөфәр велосипедта килеп туктауга, егетләр икесе дә берьюлы артларына борылып карады. Н.Хәсәнов. Рәзиядән берьюлы ике хат килеп төште. И.Гази

2) Шунда ук, шул вакытында ук, бик тиз арада . Халык җырлары стилен үстереп, шул нигездә, берьюлы халык арасына кереп китәрлек җырлар иҗат итү – опера өчен ят әйбер түгел. М.Җәлил. Малайның барын да берьюлы беләсе килә иде. Р.Хафизова. Әллә, бөтен рәхәтне берьюлы биреп ташламагаем, дип шөбһәләнә. К.Миңлебаев

3) Бер үк вакытта, барысын бергә, берсен дә калдырмыйча. Әмма, никадәрле ашаса да, берьюлы ашап бетерә алмыйча, итне икенче ашарга калдырып, үзе, көчкә генә сулыш алып, кибән төбенә ятты. Г.Тукай. Ул аларның барын берьюлы селкеп бушатмый, тәмләп кенә сөйли... Н.Хәсәнов. Берсекөнгә берьюлы ике басуга уракка төшәбез... Г.Гыйльманов

4) Бер уңайдан, юл уңаенда; беррәттән; берочтан. Ә нигә берьюлы чәчәргә дигәнен дә ярдырып куймый? Г.Гобәй. Шуннан берьюлы каенатаң Биктимер картны чакырып кайтырсың. Т.Гыйззәт. Имеш, берьюлы ике көймәнең койрыгын тотмак буласың. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә