БЕ’РҮК мод. сүз 1. сөйл. Борчылу катыш кисәтү-үтенү, теләкне белдерә; зинһар. Нәфисә, алтыным, карап кына йөри күр берүк, сугыш җире ләбаса, әллә кем әйтмешли, җайлы-җайсыз үз белдегең белән читкә тайпыла күрмә. Г.Бәширов. «Ләкин, берүк, нишләп йөрүеңне берәүгә дә белгертәсе булма!» – дигәннәр. А.Алиш. – Берүк күп итеп якмагыз, әкрен-әкрен кипсен, шулай яхшы була ул, – дип киңәш итте. А.Шамов 2. рәв. мәгъ. сөйл. Бигрәк. Әмма тискәре карт икәнсез берүк! Г.Ибраһимов. Юкса җимерелеп төшәргә дә бик тиз, берүк кирпечләре черек булган. Ш.Камал |