БЕ’РТЫН рәв. 1) к. бераз. Мондый да умырылып гырлауны гомерендә ишетмәгән композитор, ушын җуеп, бертын утырды да, ятагына өметсез сузылып, башын мендәр астына тыкты. М.Галиев. Бакчалар артыннан бертын баргач, зур булмаган уйсулык башлана. Р.Мөхәммәдиев. Йомшак түшәгендә ул, ярыйсы борсаланып, әле – бер, әле икенче ягына әйләнде, җитмәсә, бая бертын оеп, шул арада яман саташып та өлгерде. Мирас 2) Кыска бервакыт арасында, бер мизгелдә. Рәшәткә ишеген ачып керде, бертын, Фәезе утырткан миләш агачына карап торды. Н.Хәсәнов. Гөрләп торган клуб бертын эчендә бушап та калды. Ф.Сафин |