БЕ’РТУКТАУСЫЗ рәв. Бер дә туктап тормыйча, тоташтан, өзлексез. Исәнтәй, бүген дә бертуктаусыз барырга, тизрәк барырга һәм кояш баемыйча торып туктамаска, дигән боерык бирде. Н.Фәттах. ... Бераздан бу тын дөньяга җан керә, тавыш иңә, һәм баштарак – саңгырау гына бер чың, аннары бертуктаусыз көчәя барган дөнья шавы ишетелә башлый... Г.Гыйльманов. Егетләр учакка бертуктаусыз коры-сары өсти торалар. Р.Хафизова. Ут – ул кеше түгел, аны аз-азлап, әмма бертуктаусыз ашатып торырга туры килә. Тәмуг чәчәге |