БЕ’РТУГАН с. 1. 1) Бер ата-анадан туган. Мин исә, Мәрьям апам кияүгә киткәч, бертуган апам белән, ызгышмый-талашмый гына, турсаеп, сөйләшмичә йөргән чакларым булгалады. К.Миңлебаев. Соңыннан сүзен бертуган сеңелләре Ләйсән белән Динәгә кайтарып калдырды, аларның кайда гомер итүләрен сораштырды. Н.Хәсәнов. Рабига белән Җамал һич кенә дә апалы-сеңелле бертуганнар була алмый, дигән нәтиҗәгә килде. Ф.Сафин. Бу егет – Мәдинә ханымның бертуган сеңлесенең улы иде. Г.Әпсәләмов

2) Үзара якын, тату, ярдәмчел мөнәсәбәттәге. Ш.Камалның, авыр эш шартларында бер кайгы, бер теләк белән, бертуган булып бер-берсенә үзләшкән эшче геройлары – дөньяга карашлары һәм тойгылары ягыннан яңа тип кешеләр. М.Җәлил

2. и. мәгъ. Бер ата-ана балалары. Ә бит Атилла аны «бертуганым» дип саный иде, аңа ышана иде. Р.Зәйдулла. Яшь аермабыз шактый булуга карамастан, без аның белән бертуганнар шикелле якыннар идек. К.Латыйп



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә