БЕ’РТӨСЛЕЛЕК и. 1) Төсләре белән бертөрле булганлык 2) Кабатланып торган бердәйлек, бер үк хәл, бер үк торыш. Психологлар аңлатуынча, шушы бертөслелек кешене шулкадәр туйдыра икән, үз-үзеңне туктаусыз күреп тору, берзаман, җәзага әверелә башлый. Р.Низами 3) Охшашлык, тиңдәшлек. Монда – «Бүзләрем мана алмадым» шигырендә – Дәрдемәнд строфалар арасындагы симметрик бертөслелекне җимерә. Х.Госман. Дөрес, биредә дә системалылык, бертөслелек була алмый. Р.Фәтхрахманов |