БЕ’РТӨСЛЕ с. 1) Төсләре белән бер үк төрле булган. Туның белән бертөсле булыр, әллә кайдан ук күренеп торыр. А.Алиш. Син миңа икесен дә бертөслене биргәнсең. Г.Камал. Бөтәрләнә һаман бертөсле, Кара чәчәк аткан гөл төсле. Н.Исәнбәт

2) Охшаш, аерылып тормаган. Аннан соңгы елларда дөнья кайнады, моңарчы гел бертөсле генә, тыныч кына агып торган тормыш диңгез кебек дулкынлана башлады. Г.Ибраһимов. Өчесе дә бертөсле бу матур атларның бертигез һәм купшы чабышлары минем үземдә дә инде, шулай, кычкырып җибәрәсе килү сыман бер теләк тудыра башлаган иде. Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә