БЕ’РТӨРЛЕ с. 1. 1) Сыйфаты, үзлеге белән аерылып тормаган, бер-берсенә бик охшаш. Тагын шул ук бертөрле тормыш белән торырга. М.Гафури. [Гөлсем] Бар да бертөрле, шул ук вакытта һәркайсысы үзенчә матур өйләргә, читән коймаларга, капкаларга карады. Г.Гобәй. Ну бит, Шәмсия килен, бөтен кеше бертөрле булмый. Г.Гобәй

2) Үзенә аерым бер, махсус, үзенә генә хас. Берзаман ачсам күзем, бертөрле яп-ят кыр күрәм. Г.Тукай. Бөтен диңгез өсте үзенә бертөрле тонык яктылык белән яктырды. Ф.Әмирхан. Аларда менә шушылай беләккә кия торган бертөрле мылтык бар, ди, бер минут эчендә ике йөз тапкыр ата, ди. Г.Камал. Кем белә, гамьсез була белү – үзенә бертөрле бәхеттер дә... М.Хәсәнов

3) диал. Тигез, бердәй, бер үк дәрәҗәдәге урта хәлдә. [Сабир:] Синең кебек бертөрле тормышлы кешеләр дә кергәннәр иде [колхозга]. Һ.Такташ

2. рәв. мәгъ. 1) Үзенчәлекле, мәгънәле. Хәятнең, кечкенә аякчыкларын җиңелчә генә ике тарафка каратып, нечкәрәк, ләкин бик зифа буен (фигурасын) иркә тотып барышын карап торганда, Михаилның йөзе бертөрле серле җыерылып китте: – Тупас Мамайның монгол йөзле нәселендә – шундый кыз!.. Ф.Әмирхан

2) Беркөе, беркөйгә. Яңа тормыш, яңа хәлләр булганга, көннәрем бертөрле, сизелми генә үтәләр инде. Г.Ибраһимов

3. а. мәгъ. 1) Бөтенләй булмавына басым ясап, юклык төшенчәсен көчәйтеп белдерә торган юклык алмашлыгы буларак кулланыла; бернинди дә, нинди дә. Мин бертөрле срок белән дә хисаплашып тормыйм. Ш.Усманов. Бертөрле дә юаныч әйтә алмады, киресенчә, үзе йомшарды, күзләренә яшь тулды: – Бәгырем, балам, ни генә эшлим соң?! Г.Ибраһимов. Җөмһүрият эчендә бертөрле поезд-мазар йөрми иде. К.Миңлебаев. Ә Сафа, бернәрсә дә булмаган, бертөрле дә куркынычлы, дәһшәтле сүз әйтмәгән кеше кебек, идән уртасында басып тора иде. А.Шамов

2) Күпчелек дә кисәкчәсе белән килеп, берәр эш-хәлнең мөмкинлеген кискен кире кагып килә торган юклык алмашлыгы буларак кулланыла; бөтенләй дә, берничек тә, һич тә, һичничек. Әмма менә Садыйк кебек бер кешегә советның кул салуы бабайның зиһененә бертөрле дә сыймый. Г.Ибраһимов

3) Кемнең яки нәрсәнең дә булса сыйфатын, үзенчәлекле якларын аңлатып булмауны белдерә торган билгесезлек алмашлыгы буларак кулланыла; ниндидер, әллә нинди. Менә шул вакыттан безнең тормышыбызда бертөрле үзгәрү сизелә башлады. Ш.Камал. Бертөрле йомшак, ягымлы дулкыннарга чорналып, әллә кайларга китте. Ш.Камал. Ләкин буй-сынында ук бертөрле горурлык сизелә. Н.Хәсәнов

4. бертөрлесе и. мәгъ. тарт. форм. Кайберсе, кайбере. Россиядә көчле пролетариат революциясе дулкыннары күтәрелгәч, бу язучыларның бертөрлесе, ак эмиграциягә китеп, фашизм ялчысына әйләнде, бертөрлесе, совет туфрагында калып, астыртын рәвештә контрреволюцион көрәш алып барды; ә бертөрлесе, совет платформасын танымыйча, үз язмышы өчен сыкрап, елап, тынарга мәҗбүр булды. М.Җәлил. Ул арада сукачыларның бертөрлесе, атларына атланды да, арбаларын ташлап, сукаларын һәм хәтта капчыктагы чәчүлекләрен ташлап, авыл юлына таба чапты. И.Гази. Халыкның бертөрлесе аның хәлендәге кешенең гайбәтен сөйләргә ярата бит ул. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә