БЕ’РТИГЕЗ с. 1. Бер-берсенә охшап торган, бер үк төсле, бер үк дәрәҗәдәге; бер-берсенә тиң. Ай икегез, икегез, Икегез дә бертигез. Ш.Маннур. Бертигез бай ярлы белән, юк аның артыклыгы. Булса тик артыклыгы – он кытлыгы һәм мутлыгы! Ш.Бабич. Нәкъ менә XX йөздә без, татарлар, Европа һәм Азиянең башка халыклары белән бертигез дәрәҗәдә конкуренциягә сәләтле булырлык итеп үстек. М.Сәхапов

2. рәв. мәгъ. Тигез итеп, һәрберсен бертөрле итеп. Билгеле, композиторлар барысы да бертигез һәм бер юнәлештә, бер жанрда үсмәделәр. М.Җәлил. Ул аларның икесен дә бертигез ярата икән. А.Алиш. Поезд, откос астында калган ике-өч катлы йортлар белән бертигез булып, Берлин эченә оча. Г.Гобәй

3. хәб. функ. Бер үк хәлдә, бер үк хокукта, бер үк дәрәҗәдә. Гафифә дисәң Гафифә: бер җиргә бара башладың исә, кеше күрә, дип коты чыга; аның каршында «ир кеше» дигән сүз «ерткыч җанвар» дигән сүз белән икесе бертигез. Г.Камал. Байлар икәвесе дә гәүдәгә бертигез. М.Гафури. Артыбызда юл киселү – җиңелү белән бертигез. Ш.Усманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә