БЕ’РТАВЫШТАН рәв. 1) Бер үк вакытта, бердәм рәвештә, барысы да берьюлы, каршылыксыз. Кызлар бертавыштан күтәреп алдылар. Г.Гобәй. Кызлар, бертавыштан: кайсы – үпкәләгәндәй булып, кайсы ихлас күңелдән ышандырырга тырышып, шауларга тотындылар. Ә.Еники 2) Бердәм яклап тавыш бирү юлы белән; бер сүздән, беравыздан. Югыйсә бертавыштан карар да кабул итә алмас идек. К.Миңлебаев. Комиссия әгъзалары, бертавыштан, Сүнчәләев аттестация үтмәде, дип кул күтәрделәр һәм беркетмә яздылар. Н.Хәсәнов |