БЕ’РСҮЗСЕЗ рәв. 1) Һичнинди каршылыксыз, тоткарсыз, карышмыйча. Берсүзсез алып китәргә вәгъдә бирде һәм иртәгә шушы авыл аркылы үтәчәген белдерде. М.Гафури. Теге хулиганнар килер булсалар, берсүзсез чыгарыр да бирер идем. Ш.Камал 2) Бернинди шиксез, һичшиксез. Ул яманламаган булса, әлбәттә, берсүзсез алырга мөмкин булыр иде. Ш.Камал. Янгын сүндерү командасыннан берәрсе өенә кайтып китсә, иртәгә берсүзсез куылачак. Ә.Хәбибуллин 3) Бер сүз дә сөйләшмичә. Андый чакларда, башын ике кулы белән кысып, берсүзсез утыра-утыра да күңеленә килгәнне кычкырып әйтә дә җибәрә иде ул. М.Әмир. Берсүзсез кесәсенә тыгылып, илле тиен акча чыгарды да карчыкка бирде. Г.Ибраһимов. Хәлим, берсүзсез, ишек төбендә басып торды. И.Гази. Газинур исә, күзләрен ала алмыйча, аңа берсүзсез карап торды. Г.Әпсәләмов |