БЕ’РСҮЗДӘН рәв. 1) Бертавыштан, бердәм рәвештә, барысы да бер үк төрле. --- тагын яныңа кайта калса, хаста булгандай, башыңны авыруга сал. «Хәлең ничек, кәефең ни төрле?» – дип сораса, әйт: «Табиблар берсүздән әйттеләр: «Бу авыруга һичбер төрле дару юк, мәгәр Маймыл йөрәге файда бирер». Әкият 2) Барысы бергә, бер булып, дәррәү. Илбарыс якынаюга, кунакларны каршы алучылар, сөйләшкәндәй, берсүздән бил бөктеләр. М.Хәбибуллин |