БЕРСЕ’КӨНГӘ рәв. 1) Алдагы бер көннән соң, иртәгәнең иртәгәсенә. Иртәгә йә берсекөнгә барып күрерсең үзең дә. Р.Ишморат. Ул чагында мин волость большевикларының җыелышын берсекөнгә үткәрәм, син шунда июль вакыйгалары, шәһәр хәлләре турында сөйләсәң яхшы булыр иде. Т.Гыйззәт. Ә берсекөнгә берсен-берсе талый, суя, үтерә башлаячак. И.Гази. Берсекөнгә берьюлы ике басуга уракка төшәбез... Г.Гыйльманов 2) күч. Якын киләчәктә, озакламый. Бүген ышанмасаң – иртәгә, берсекөнгә, ул көнне дә ышанмасаң, аның икенче көненә ышанырсың әле. Г.Камал. Бүген булмаса – иртәгә, ә иртәгә булмый икән, берсекөнгә Бизмән тауның сере ачылыр. А.Әхмәт |