БЕРСЕ’-БЕР а. 1) Бөтенләй табылмауны белдереп, булуын, барлыгын кире кагып, юклык алмашлыгы буларак кулланыла; һичкем, һичбере, һичберсе, беркем, кем дә. Яшь чагында ямьсез эз калдырган Эшләр күренмиләр берсе-бер. М.Гафури

2) Предметларның җыелмасына бербөтен итеп күрсәтә торган билгеләү алмашлыгы буларак кулланыла; бөтенесе, барсы, һәммәсе, барчасы. Кулга нинди җан иясе килеп капса, шуны ризык иттем. Бака, күсе, әрлән, кыр кәҗәсе, тиен – берсе-бер калмады. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә