БЕРСЕ а. 1. 1) Арадан сайлап алганда, төркемнән, берничәсе арасыннан аерылган билгесез затка яки әйбергә ишарәләп, билгесезлек алмашлыгы буларак кулланыла; кайсыдыр, берәүсе. Менә араларыннан берсе күктән ычкына вә, безгә таба атылып, үзенең артында бер генә секундлык ут юлы калдыра. Ф.Әмирхан. Су сораучы – офицерларны саклап торучы кызылармеецларның берсе иде. Г.Гобәй. Әмма ул – --- Колчакны Читага кадәр куып барган, авылда яңа тормыш төзү өчен күп көч куйган, колхозны башлап оештырып йөрүчеләрнең берсе. Ә.Еники. Кафил, йөгереп килеп, сумкадагы дәфтәрләрнең берсен кулына алды. Тәмуг чәчәге 2) Үткән заман сыйфат фигыль формалары белән килгәндә: предметларның, затларның, төркемнәреннән аерып, аерым-аерым ишарәли торган билгеләү алмашлыгы буларак кулланыла; һәркем, һәркайсы, һәрберсе. Килгән берсе ауды чокырга. М.Җәлил 2. и. мәгъ. 1) Кем дә булса берәү, берәр кеше. Берсе укый, башкалары тыңлый шунда. М.Гафури. Милләтчеләрнең берсе байларны хезмәтчеләр җәбереннән коткару обществосына [җәмгыять] устав ясый икән. Ф.Әмирхан. Вокзал... Берсе китә, берсе кайта, Башка берәүләре озата. Ә.Ерикәй 2) Кабатланып яки башка, икенче һ.б.ш. сүзләр белән бергә килгәндә, санап киткәндә, исемнән башка килеп, сөйләмнән аңлашылган төркем, зат, предмет, күренеш. Яфракның арасында сандугачлар Берсеннән соң сайрарга берсе башлар. М.Гафури. Ул бүлмәдә, апа һәм Мәрфуга ападан башка, берсе – җиткән, берсе – минем кордаш һәм алардан башка тагын ике кыз утыралар иде. Ф.Әмирхан. Аларның берсе – итекче, икенчесе – тегүче, өченчесе Иван повар иде. Ә.Еники |