БЕ’РРӘТТӘН рәв. 1) Янәшә, бер үк рәттә. Кирәге булмаса, аны ак кәгазь өстендә кара белән, китап сүзләре белән беррәттән ташка басып чыгарырлар идеме? Ә.Фәйзи. Имеш, мөдәрислеккә, ахунлыкка якынаеп барганда, шул мәртәбәне ташлап, әллә нинди мәгънәсез юлларга кереп китүе генә җитмәгән кебек, инде тагы, авылга кайтып, егерме сум торган ялчылар белән беррәттән сабан сөреп йөр, имеш! Г.Ибраһимов. Безнекеләр өстәл тирәсендә бергә Утырырлар беррәттән алар берлә. М.Гафури 2) Бер-бер артлы, өзлексез, туктамастан, тоташтан. Шуның артыннан ук Нәгыйм тагын, шушындый ук көч белән, беррәттән ике тапкыр сугып җибәрде. Ш.Камал 3) Беруңайдан, бербуйдан. ...Беррәттән, су эчергән кеби, укытып чыгарсалар да, өсләреннән бурычларын төшерерләр, дип хисап итәм. Г.Тукай. Шул рәвештә Кызыл гаскәрне, беррәттән карт-коры, хатын-кыз, бала-чагаларын, суык белән, ач үлем белән газаплап үтерергә теләде. Г.Гобәй. Хатын-кызга бирелгән эш белән канәгатьләнә белмичә, ирләр белән беррәттән, кавалерия атакаларына бара. И.Гази 4) Бертигез дәрәҗәдә, бер үк күләмдә. Эшкә килгәндә, ул, кемне дә үзеннән алда җибәрмичә, ирләр белән беррәттән эшләп, беррәттән дүрт-биш җамаяк аш ашап, аштан соң әле тагы дәү генә тустаган белән мөлдерәгән катыкны да ялтырата торган булган. Г.Минский. Рюмкалар тагын берничә тапкыр күтәрелеп төштеләр, хатын-кызлардан бары Сафин хатыны Рокыя белән мөгаллимә Мөслимова гына ирләр белән беррәттән диярлек эчтеләр. Ш.Камал 5) Бергә, бер үк вакытта. Чабата туку белән беррәттән, чыбыркы ишү Җаббар абзыйның гадәтенә кереп киткән һөнәре иде. Ә.Фәйзи. Шуның белән беррәттән, фикерләр, уйлар да тынып тормый, алар да эшли, алар да туктаусыз ага, өзлексез дулкынланалар. Ш.Камал. Шул ук күренешләр белән беррәттән, Берлинның бөтен-бөтен кварталларын каплап алган кафелар, рестораннар, кабаклар, фәхешханәләр яшиләр. Г.Гобәй 6) күч. Сыйфаты, әһәмияте һ.б. белән бердәй, бер дәрәҗәдә. Эйфель манарасын музейлар белән беррәттән сөйләү урынлы булмас, шулай да азрак тукталып китү зарар итмәс. Г.Гобәй |