БЕ’РОЧТАН рәв. 1. к. беррәттән ( 3 мәгъ.) . Шунда берочтан ашларга да өлгерербез. Р.Ишморат. Сизгер йөрәк белән дус-дошманны Аерам һәм таныйм берочтан... С.Гәрәева. Аннары, берочтан, «Инженер Гаринның гиперболоиды» дигән романын да, ике-өч хикәясен дә эшләдем. К.Миңлебаев. Берочтан анысын да әйтеп китик: каенана да язмыш белән килешкән. Г.Гобәй 2. с. мәгъ. Бериш, бер үк төрле. [Галиәскар] Галекәй белән икесенә берочтан камзул белән чалбар, читек белән кәвеш, күлмәк, кәләпүш тектереп кидерде. Ә.Фәйзи |