БЕ’РНИЧЕК а. Күпчелек тә кисәкчәсе белән килеп, берәр эш-хәлне башкара алу мөмкинлеген кискен кире кагып килә торган юклык алмашлыгы; һичничек, һич тә, бөтенләй дә. Янып торган мичкә керде дә: «Берничек тә алып булмый!» – дип кычкырып җибәрде. Г.Ибраһимов. Урысның: «Закон – дышло, куда повернул, туда и вышло», – дигәнен берничек тә тибәреп булмыйдыр шул. Н.Хәсәнов. Сездән берничек тә котылмак юк икән... Ф.Садриев |