БЕ’РНИНДИ а. Берәр төрле әйберләрнең, хәлнең, үлчәмнең барлык төрен дә кискен кире кагып килә торган юклык алмашлыгы; һичнинди, һич. Бернинди уен сүзне күтәрми идем. К.Миңлебаев. Гата вакыйгасында да аның бернинди гаебе юк. Р.Хафизова. Аның кадере бернинди үлчәмнәргә дә сыймый. Н.Хәсәнов. Аның өчен бернинди чикләр дә юк. З.Мәхмүди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә