БЕ’РНИКАДӘР рәв. 1) Аз гына, күп түгел, бераз. Бара-тора, яшь йөрәкләрендәге ялкынлы, дәртле һәм берникадәр җилле-буранлы мәхәббәтләре бер-берсенә гадәтләнү көче белән гадиләшкәч, тормышлары көйләнде. Г.Минский. Берникадәр натурализм элементлары булуга карамастан, татар әдәбиятында кыйммәтле бер әсәр. М.Җәлил. Коммунаның оештыру эшләре турында, орлык, ат көчләре һәм иген кораллары турында Фәхри тарафыннан бирелгән сораулар буенча, коммунаның председателе Һидият берникадәр мәгълүмат бирде. Ш.Камал 2) Кыска гына вакыт, бераз. Хәлим берникадәр вакыт үзе дә нишләргә белми торды. Г.Гобәй. Шушы сөйләшүдән берникадәр вакыт элек, Имай хатыны Гөлбикә Мәдинәгә Тырнаксыз Фәхринең энесе Галәүне димләгән һәм каты кире кагуга очраган иде. Ш.Камал |