БЕ’РНИ а. 1. к. бернәрсә. Серне чишмим әле, үзләре дә берни сизенмиләр. К.Миңлебаев

2. и. мәгъ. Берәр нәрсә, нәрсә дә булса. Шайтан Шакирга һәм талаучыларга берни булмады, ә Асылгәрәй хәзрәтне Бөгелмә төрмәсенә ябып куйдылар... Ф.Бәйрәмова. Күн тужурка кигән район агенты, күркәдәй, түшләрен киергән дә, бернигә игътибар итмәстән, үзен ил хуҗасыдай тоеп, ишегалдында басып тора... Н.Хәсәнов. Ләкин әле ул берни эшләргә дә өлгермәде. Р.Хафизова

◊ Берни әйтер хәл юк 1) Гаеп-кыек итәр урын юк; 2) Бернинди сүз күтәрми торган. Бернигә дә карамый, бернигә дә карамастан Бернинди авырлык, комачау, мәшәкатьләргә карамыйча, бернинди каршылык белән дә исәпләшмичә. Бернигә (дә) санамау Бик җиңелгә санау, берни урынына да күрмәү, исәпкә алмау. Берни дә булмагандай Сер бирмәү, эчтән начар булса да, тышка чыгармау. Тик урманның төнге тынычлыгын Җимереп килгән поезд тавышына Ул, сискәнеп, берни булмагандай, Үз урынына табан авыша... Һ.Такташ. Шәмсия, берни булмагандай, Әхмәтсафаны чәйләп алырга чакырды. Ф.Сафин. Берниемә дә ярамый Бөтенләй яраксыз. Берни кыра алмый Бернәрсә дә булдыра алмый. Берни (дә) тормый Эшнең җиңеллегенә яки әйбернең арзанлыгына карата. Намус тормый аларга берниең дә, Кешелекне изәләр бер тиенгә. Н.Исәнбәт. Аннары, мондый ләззәтле минутларда, аңа бу вәгъдәне тормышка ашыруы берни тормый төсле иде. А.Шамов. Бер чиләк су түгеп килү аның өчен берни тормый иде. Н.Фәттах. Берни урынына да күрмәү Исәпләшмәү, санламау, кимсетү, түбәнсетү. Берни эшләп булмый; берни эшләр хәл юк Теләк була торып та, эшләргә мөмкинлек булмау, чарасыз калу. Мин моны үзем дә аңлыйм, Сәләхетдинов иптәш, ләкин күңел бит – берни эшләр хәл юк. А.Шамов. Бөтен солдатлар, коралларын ташлап, сугышмасалар, берни дә эшли алмаслар иде. Т.Гыйззәт. «Инде хәзер сезнең дөнья – берни эшләр хәлең юк» дигән сыман, тирән итеп бер сулады да, кулларын юрган астына яшереп, тагын күзләрен йомды. Г.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә