БЕ’РНӘРСӘ а. 1. Бер әйбер дә, һичбер төрле нәрсә булмауга ишарәләп, булуын, барлыгын кире кагып килә торган юклык алмашлыгы; һичнәрсә, һични, берни. Әгәр ул аллы-гөлле зур резина туп күтәреп чыкмаган булса һәм аның белән бөтен малайларны кызыктырып уйнамаган булса, бернәрсә булмаган булыр иде. А.Шамов. Менә, минәйтәм, быел көз авылда тагын нихәтле чәчелмәгән җир кала инде, авыл советы аның турында бернәрсә дә кайгыртмый. М.Гали. Тик бернәрсә дә чыкмый, уйларымның сукырлыгын күреп, йөрәгем генә әрни. М.Әмир 2. и. мәгъ. 1) Нәрсәдер, ниндидер билгесез әйбер. Иртән торып, кайтмагачтын, Агай йорттан юнәлсә, Аты үзе кайтып килә – Атландырган бернәрсә. Н.Исәнбәт. Ул арада аэропланнан ташбаш балык шикелле юан башлы, нечкә генә койрыклы бернәрсә аерылды да, елан шикелле сузыла-сузыла, нәкъ боларның өстенә төшә башлады. М.Гали. Аннан соң алар алтын-көмеш чуклар белән бизәлгән һәм күз камаштыргыч елкылдап әйләнә торган зур бернәрсә алдына килеп туктадылар. Ә.Фәйзи 2) Сөйләүчегә билгеле булган нинди дә булса бер конкрет әйбер, вакыйга, фикер, эш, хәл һ.б.ш. Ул сөйләгән арада, Габдулла бүлмәнең эчен, җиһазын күзәтеп чыкты һәм бернәрсәгә гаҗәпләнде. Ә.Фәйзи. Авылда төпләнеп калса, бернәрсә дә килеп чыкмас иде. Н.Хәсәнов. Әлеге сихри сүзләр тәэсир итте бугай, сөеклем дерт итеп китте, күзләре зуррак булып ачылды, аларда җанлану кебегрәк бернәрсә сизелде. К.Миңлебаев 3) Берәр төрле хәбәр, нинди дә булса сүз яки әйбер, нәрсә дә булса. Ул Рабиганы очратмады да, аның турында яңа бернәрсә дә ишетмәде дә. А.Шамов. Казаннан бернәрсә дә язмыйлармы? М.Җәлил. Мәгәр ул, көне буе йөрсә дә, бернәрсә дә атып ала алмаган. Г.Гобәй 4) Бер үк әйбер, бер үк фикер. Һәркем бернәрсә турында уйлый. Киләчәккә зур уйлар йөртә. Г.Ибраһимов. Турыдан-туры бернәрсәгә карап сөйләгәндә, гадәттә, хәзерге заман фигыльләрен кулланалар. Г.Нигъмәти 5) Кешегә кимсетеп яки шаяртып әйткәндә кулланыла: ниндидер кимчелеге булган кеше, башкалардан ни беләндер аерылып торган кеше. Бу кулларыңа караганда, мин сине бөтенләй көчсез бернәрсә, дип йөри идем. Ә.Айдар |