БЕ’РМӘЛНЕ рәв. 1) Бервакытны, кайчандыр, кайчандыр бер. Бермәлне, урам уртасыннан гармун чыңлатып баручы егет белән янәшә атлаучы Гөлҗиһан гына кала. Ф.Сафин. Бермәлне ул, кышын-җәен, зәңгәр кырпулы студент фуражкасы киеп йөрде. И.Рәмиев

2) Кинәт, уйламаганда, көтмәгәндә. Әрле-бирле сугылып, тагын күпмедер вакыт узды... һәм бермәлне, бөтен болынны яңгыратып, гармун сыздырып җибәрде! М.Вәли-Барҗылы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә