БЕ’РМӘЛ рәв. Берара, бераралыкта, күпмедер вакыт. Телевизорны сүндереп, ятарга әзерләнгән Ринат, җәелгән урынга күз салуга, бүгенге үзгәрешкә бермәл аптырап калды. Н.Хәсәнов. Ул, курчакны кая куярга белмичә, бермәл уйланып торды, тәрәзә төбенә утырткан иде, авып төште, өстәлгә дә, урындыкка да, шифоньер башына да куеп карады, ләкин бер кулсыз курчак кызы кайда да ятышмый сыман иде. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә