БЕРМӘ’-БЕР рәв. 1) Бер кешегә каршы бер кеше ( көрәшү, ярышу, сугышу һ.б.ш.). Бермә-бергә чакырам! Чык мәйданга! Н.Исәнбәт

2) Ике мәртәбә, икеләтә, ике тапкыр, ике өлеш ( арту яки кимү). Биредә Инсафның кызыксынуы бермә-бер артты. Н.Хәсәнов. Шушы хакыйкатьне аңлау аны үз күз алдында да, башкалар каршында да бермә-бер күтәреп җибәрде. Р.Кәрами. 2012 елга дөньяда шизофрения белән чирләүчеләр саны бермә-бер артачак. Мәдәни җомга

3) Төп төгәл, сүзгә-сүз, һич үзгәртмичә. Тәрҗемәче Вахитның бу сүзләрен бермә-бер тәрҗемә итеп бирде. М.Гафури



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә