БЕРЛЕК III и. Оешма. Баксаң, Казан сәүдәгәрләренең үз кануннары, кагыйдәләре, Бөтендөнья малтабарларыннан аерым үз берлекләре бар икән. Ф.Латыйфи. Профессиональ берлекләргә хезмәт ияләре файдасына, Татарстанда гражданнар тынычлыгын һәм татулыгын ныгыту хакына принципиальлек һәм эзлеклелек күрсәтүләрен, нәтиҗәле эшләүләрен телим. Ватаным Татарстан. Татарстан Республикасының Матбугат, телетапшырулар һәм массакүләм коммуникация чаралары эшләре министрлыгы, Журналистлар берлеге, Республика ветераннар советы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 55 еллыгына багышланган конкурс игълан иттеләр. Татарстан |