БЕРЛЕК II и. 1) Бердәйлек, бергәлек, уртаклык, тәңгәллек; тулы охшашлык. Татар алпавыты, татар промышленнигы, рус алпавыты һәм рус промышленниклары арасында туганнар берлеге юкмы? Ш.Камал. Тигез сафлар булып атлап бара Күңелләрнең тирән берлеге. Ш.Маннур. Дуслык кирәк, идея берлеге, профессия берлеге яки якынлыгы. Р.Ишморат 2) Тупланганлык, бердәмлек. Кырым ханы белән нык берлек ясагыз. Г.Гобәйдуллин. Йөрәк берлеге тик Бәхет тудыра. М.Җәлил |