БЕРЛЕК I и. 1) тар. Бер сумлык акча. Ава-түнә килә дә, әле теге кылый күз Гыймадидан, әле Вәли байдан акча сорый: бай абый, берлек бир!.. Гыймади абый, берлек бир, ди. Г.Ибраһимов. Контролёр хатын иске сумкасыннан бөгәрләнеп беткән берлекләр, көмеш-бакыр тиеннәр чыгарып, кат-кат озаклап санады. Р.Вәлиев 2) Тыгыз, ныклы бәйләнеш. Бөтен шул күрсәтелгән кисәкләрнең органик берлеге булуы ягыннан, поэманың стиле шома. Г.Нигъмәти 3) Бер, бердәнбер, үзе генә, ялгыз. Алланың берлеге, рәсүлнең хаклыгы өчен җавап бирегез: безнең Мәкәрҗәдә өргән куыклар (Центральный комитет) кайда? Ш.Мөхәммәдев 4) лингв. Бер кешене яки бер предметны белдергән грамматик категория. Сан категориясенең берлек төре һәрвакыт нуль формада була, берлекнең үзенә аерым формативы юк. В.Хангилдин |