БЕРЛӘШҮ ф. 1. 1) Бергә кушылу, бербөтен булу. Сәхнә белән зал, ничектер, күңелдән берләшәләр кебек: бергә уйныйлар, бергә җырлыйлар, бергә бииләр кебек иде. Г.Ибраһимов

2) Бергә туплану, бергә оешу; бердәм булу. Ни өчендер, монда докладчы да һәм башка сөйләүчеләр дә руслар белән көрәшергә, аларга каршы берләшергә чакыралар. М.Гали . Ике татар булган җирдә өч партия була, дигән мәзәк юкка гына чыкмагандыр. Әлбәттә, ул мәзәк үзебездән көлеп, мыскыллабрак әйтелә: янәсе, без берләшә алмыйбыз. Т.Миңнуллин. «Тугыз татар» халкы дошман яуга каршы көрәштә «тугыз угыз»лар белән берләшә торган була. М.Әхмәтҗанов

3) Туплау, бер тирәгә җыю

2. берләшеп рәв. мәгъ. Бергәләшеп, күмәкләшеп, бергә көч куеп. Яңа гына әле клубка да Радио алган идек, берләшеп. М.Җәлил

Берләшә башлау Берләшергә тотыну. – Бүре эзләре, каян килгән болар? – Кич йөргәндә, берсенең улаганын ишеттем, әти. – Тагын берләшә башлаганнармы, хәерсезләр. М.Рафыйков

Берләшә килү Акрынлап, аз-азлап берләшү. --- шәхси хыял-өметләрем дә, гомеремнең соңгы юл чатларына җиткәндә, бер юлга, бер сукмакка берләшә киләләр. Р.Вәлиев

Берләшә тору Даими рәвештә, һәрвакыт берләшү

Берләшә төшү Тагын да тыгызрак, күбрәк берләшү

Берләшеп алу Берләшүгә ирешү, тиз генә, кыска вакыт эчендә берләшү. Кубрат хан чорларында ук инде Хазар каханаты белән берләшеп алган Кубрат ханның баш улы Батбай аксакаллары кахан сараендагы табыннарда утыралар. М.Хәбибуллин. Хатын белән читләшеп беттек. Уртак сөенечләребез юк, диярлек. Оныклар килгәндә генә бер гаиләдәй берләшеп алабыз. Т.Галиуллин

Берләшеп бетү Барысы да бергә берләшү; тәмам берләшү. Буйларның төсләре генә түгел, уйлары да берләшеп беткән иде. Г.Исхакый. Әле моңа кадәр дөньядагы бер генә мафиягә дә дәүләт башында утыручылар белән шулкадәр тыгыз үрелеп, берләшеп бетү мөмкинлеге юк иде. Р.Мирхәйдәров

Берләшеп җибәрү Берләшүгә этәргеч бирү

Берләшеп җитү Тиешенчә дәрәҗәдә берләшү. Бу мәүзугъләрдә, барын санасаң, илле-алтмыш китап бар. Ләкин аталмалар турысында болар –берләшеп җитү кайда – һәр яңа чыккан китап үзенә төрле аталмалар тудыра. Г.Ибраһимов

Берләшеп йөрү Әле, хәзерге вакытта берләшү эшләре белән мәшгуль булу

Берләшеп калу Вакыттан, вакыйгадан файдаланып, шартлар тугач берләшү, берләшергә өлгерү

Берләшеп китү Күпмедер вакыттан яки ниндидер вакыйгадан, сәбәптән соң берләшү. Лирик герой, автор белән берләшеп китеп, җан дустын романтик пафос белән зурлый. А.Закирҗанов. Совет елларында, Сабантуй җәй чорында бәйрәм ителә башлагач, әлеге ике бәйрәм [җыен белән Сабантуй] күпмедер дәрәҗәдә үзара берләшеп киткәннәр. М.Бакиров

Берләшеп кую Алдан ук берләшү. Юк, Тубыкбай, ярамас. Икесе дә дала ханнары – берләшеп куюлары бар. М.Хәбибуллин. Әйтерсең алдан ук сүз берләшеп куйганнар – барысы да бертөрле сөйли. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә