БЕРЛӘШКӘН с. 1) Оешкан, кушылган, бердәм, оеш. Сүз уңаеннан шуны да әйтим, Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы, күптән түгел, бала хокукы турында Конвенция кабул итте. Р.Миңнуллин 2) Тупланган, күмәкләшкән. Барыннан да элек, ул – максатның һәм аңа ирешү эшчәнлегенең уртак булуы арасында гына берләшкән коллектив түгел, аны кан-кардәшлек бәйләнешләре берләштерә. Ә.Хуҗиәхмәтов |