БЕРЛӘШЕП рәв. 1) Бергәләп, бергә, күмәк рәвештә, тупланып, оешып. Актырнак әйтә: – И дустым! Бу дөньяда сөешү-дуслашудан да татлырак бар микән, ике җанның, берләшеп, берсен-берсе тәгъзыйм вә ихтирам итүеннән дә күңелле эш бар микән? Г.Тукай. Ул башка кешеләр белән берләшеп көрәшәсе, сугышасы урында --- авылына кире кайтып китә. Г.Нигъмәти. Безгә хәзер композитор белән авторның, берләшеп, бер проблема өстендә эшләп, бергә оперетта тудыру гадәтен тәҗрибәгә кертергә кирәк. М.Җәлил 2) Бер сүздә булып, бер булып; сүз куешып, бер фикердә торып. Билгеле инде, Җүчи һәм Толой йортлары, берләшеп, төрле сылтаулар белән, корылтайны биш ел буе диярлек үткәрми торалар. М.Гайнетдинов |