БЕ’РКӨННЕ рәв. к. беркөн. Беркөнне ул, янган өйгә барып, сәләтле куллары белән, Мәүлихә әбинең исән калган ярты өен тәмам торырлык хәлгә китерде. Ә.Фәйзи. Беркөнне Наил, үзе ясаган чаңгыга басып, япа-ялгыз чыгып китте. Ф.Хөсни. Беркөнне, эшкә киткәндә, әнисе аңа: «Өйдән чыкма, кызым, әйбәт кенә уйнап утыр, яме!» – диде. Н.Хәсәнов |