БЕ’РКӨН рәв. 1) Берничә көн элек, күптән түгел, үткән көннәрнең берсендә, шушы көннәрдә. Көннәрдән беркөн газетада дусты Ногманның зур гына батырлыгы турында укыгач, кызарып китте. Г.Гобәй. Беркөн бер солдат, үтеп барышлый, Гапсаттар абзыйларда кунып чыккан. И.Гази. Беркөн Гыйззебанат җиңгәгез ачуымны китергән иде. Тәмуг чәчәге 2) Кайчан да булса бер, бервакыт, киләчәктә. Әби, зинһар, утырмыйк ла, әллә нишләп бик куркам, кеше күрер, зинһар, бүгенгә кайтып торыйк ла, икенче беркөн килербез. Г.Камал. Нурланып, беркөн күңелле яз кояшы ялтырар. Н.Исәнбәт |