БЕРКЕТҮ ф. 1) Нәрсәне дә булса бер-берсенә кузгалмаслык итеп беркетеп кую. Ул якта стена буйлап һәм арт як диварга беркетеп, киң сәке ясалган. Ф.Бурнаш. Бүтән атлардан аерып, такта белән бүленгән аранда торучы алмачуар айгыр күк күкрәгән саен ярсып дулый һәм стенага беркетелгән тимер чылбырны өзәргә, абзарны ватып чыгарга азаплана иде. Г.Ибраһимов. Ике тәрәзә арасында кызыл материя өстенә чын урак белән чын чүкеч беркетеп, чын ашлык башаклары белән бизәкләп куелган. М.Фәйзи. Алсу яулыгын баш түбәсенә генә беркеткән колхоз хисапчысы урам уртасыннан каядыр бик ашыгып бара иде. Г.Әпсәләмов 2) Нәрсәне дә булса берәрсе карамагына, файдалануына тапшыру. Колхозда хәзер инде язгы чәчүгә әзерләнгәннәрдер, дип уйлап алды Газинур һәм отделениесенә беркетелгән окопларны карап чыкты. Г.Әпсәләмов. Менә шушы өч шофёрны ашату-эчертү, туйдыру якларын балалар бакчасы кухнясына беркеткәннәр, имеш. Ф.Хөсни. Кыр бригадиры аларны --- алдынгы уракчыларга беркетте. Г.Гобәй 3) Эш йөкләү, эшкә, урынга тәгаенләү, шул эш өчен аны җаваплы итү. Безне, коммунистларны, иң җаваплы участокларга беркеттеләр. Г.Әпсәләмов. Ә терелеп чыккач, үзе әйтмешли, үлемне тагын алдап-йолдап озаткач, шат күңелле бу бабайны, Хәлим һәм иптәшләре соравы буенча, колхоз идарәсе кыр бригадасына агротехник итеп беркетте. Г.Гобәй 4) Теркәп язып кую, теркәү. Старостаның мөһере белән кәгазе дә кесәсендә икән, аштан соң чәй эчкән вакытта ук, урынны безнеке ясап беркеттеләр. Г.Ибраһимов. Партия ячейкасы аны үзенең вәкиле итеп беркетте. М.Җәлил. ХХ гасырның урталарында, Н.Хрущев идарә иткән заманда, төрле чегән колхозлары оештырып карадылар, хәзерге вакытта да аларны җиргә беркетү чаралары күрелми түгел. А.Тимергалин 5) Ныгыту, онытылмаслык итү; хәтергә сеңдерү; уйга алу. Кирәк төсле булыр күңелеңә «Ул юк» дигән уйны беркетү. М.Җәлил 6) Юнәлтү; төбәү. Еракларга күз беркетеп, юл гизәмен, Ал бөркелгән томаннарны коча уем. Ш.Маннур 7) күч. Нәтиҗә ясау, хәтердә калдыру. Бу уйны «изге уй» дип күңеленә беркетте. М.Гафури. Мостафа, кат-кат, бу хатынга ачу күзен ташлады: – Тилергәндер, куркудан шашкандыр! – дип беркетте. Г.Ибраһимов 8) күч. Нәрсәне дә булса башкарырга ниятләп кую. Ләкин күп белдермәделәр, киленне яраттылар, инде ни күрсәк тә, Сарсымбай ничаклы адәм җибәрсә дә, каршы торып якларга тиешлекләрен эчләреннән беркетеп таралдылар. Г.Ибраһимов. Садыйк карт, баганаларны тизрәк әзерләп кую турында Галләметдингә биргән вәгъдәсен чынлап та үтәргә кирәк, дип, күңеленә беркеткән иде. Ш.Камал Беркетә бару Һәрберсен, булган берсен беркетү, берсе артыннан икенчесен беркетү. Хәятның иң соң укыган китабы «Дөррәтен-нәсыйхин» абыстайның бу тәрбиясен бигрәк нык беркетә бара иде. Ф.Әмирхан. Һәммәсе татарча бирелгән җавапларны протоколга рус телендә беркетә барды. Г.Ибраһимов Беркетә башлау Беркетергә тотыну. Шул вакыттан бөтен ахмаклар төркеме татар кызын «Биктимернең уенчыгы» дип күңел беркетә башлады. Ф.Әмирхан Беркетә төшү Беркадәр беркетү; тагы да ныграк беркетү Беркетеп бару Рәттән беркетү, берсе артыннан икенчесен беркетү. Шуңа күрә алтын җепне бизәкнең ике ягыннан беркетеп кенә баралар, һәм ул тукыманың уң ягында була. Н.Сергеева Беркетеп бетерү Барысын да беркетү; ахырга кадәр беркетү. --- ул әле палатканың казыкларын да беркетеп бетермәгән иде. В.Нуруллин Беркетеп йөрү Әле, хәзерге вакытта нәрсәне булса да беркетү белән мәшгуль булу. --- алар бит – баганаларга язулы такталар беркетеп йөргән кешеләр! Т.Мөбарәков Беркетеп калу Беркетергә өлгерү. – Мохит, диләр хәзер, мохит, – дип ярдәмгә килде Әлифә. – Хәтереңә беркетеп кал, мохит! М.Маликова Беркетеп китү Рәттән, бер уңайдан беркетү. Фәйрүзә Әхмәтҗанова иптәшне дә гомуми җыелыш карары белән беркетеп китик инде, иптәшләр. В.Нуруллин Беркетеп кую 1) Алдан ук беркетү, беркетелгән хәлгә китереп калдыру. Балалар комачны ике чүмәлә өстенә беркетеп куйдылар. Г.Гобәй. Ике яктан да эләктереп, «стопор»га беркетеп куйдык. Ә.Хәбибуллин. Барасы юл ерак та, пычрак та икәне беленгәч, караңгыда төшеп-нитеп калмагае, дип, ботинка олтаннарын телефон чыбыгы белән беркетеп куйдылар. Г.Бәширов 2) Закон нигезендә теркәлгән хәлгә китерү, законлаштыру. Мондый сәясәтне 1992 елгы референдум вакытында халык яклады, һәм ул Татарстан Конституциясендә беркетеп куелды. М.Шәймиев 3) күч. Хәтергә салу, уйлап әзерләнү. Мин синнән җавапны ала белермен әле, дип күңелдән беркетеп куйдым. Ш.Усманов. Тыңлагыз, оланнар, күңелегезгә беркетеп куегыз. Р.Хафизова. Бәя турында инде ул күптән киңәшләшеп, фәлән кадәр сорармын, дип, фәлән кадәр сорасалар, риза булырмын, дип, бер бәягә күңел беркетеп куйган. И.Гази Беркетеп тору Даими, һәрвакыт беркетү. Ир белән хатынны никах беркетеп торыр. Р.Фәхретдинов Беркетеп чыгу Һәммәсен дә, барысын да бер-бер артлы беркетү. Хәзер шул тезмәнең һәрбер сәйлән арасындагы җебен беркетеп чыгарга кирәк. Н.Сергеева |