БЕРКЕТМӘ и. 1) Утырышның, сорау алуның барышын күрсәткән язма документ; протокол. Аның янында – сипкел төшкән озынча битле, саргылт чәчле укытучы Гөлзәбәр, каләмен тиз-тиз кыштырдатып, беркетмә яза. Г.Бәширов. Ашыкмый гына беркетмәне укый башлады. Ф.Сафин. Майор кулындагы җавап алу беркетмәсен тикшерүчегә бирде. М.Насыйбуллин. Стенографистка-мазар чакыртуның, беркетмә-фәлән алып баруның кирәге юклыгын, гап-гади сөйләшеп утыру икәнен төшендереп бирә. К.Миңлебаев 2) Нинди дә булса вакыйганың дөреслеген тикшереп раслау документы. Беренче – Галимҗан Салихҗанов белән Бөстан Ханҗанова арасында беркетмә. Ф.Бурнаш. – Беркетмәгә авылны бандадан саклау турында язмакчы булып торганда гына, сез килеп кердегез, – диде Салих. Г.Минский 3) Җәмәгать тәртибен бозу турындагы акт. Гаврилково авылы янында сез шул ук Пахомовка беркетмә тутырасыз. Мәгърифәт |