БЕРКЕТКЕЧ и. 1. 1) Аерым предметларны, нинди дә булса әйбернең аерым өлешләрен бер-берсенә беркетү өчен кулланыла торган җайланма. – Нәрсә, чаңгыңның беркеткече ватылдымы әллә? – диде аның янына килеп баскан Таһирҗан, булышырга әзерләнеп. З.Фәйзуллин

2) Фотода ачыкландырылганнан соң, сурәтне беркетү, ныгыту өчен кулланыла торган химик состав; фиксаж

2. с. мәгъ. Беркетү өчен кулланыла торган. Авышлыкка агач һәм тимер беркеткеч ныгытмалар төялгән вагон һәм «кәҗәләр» таккан электровоз килеп туктады. Ф.Зариф



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә