БЕ’РКЕМ а. 1. Бер затның да булмавына, табылмавына ишарәләп, булуын, барлыгын кире кагып килә торган юклык алмашлыгы; бер кеше (дә); һичкем. Ишекне беркем дә таба алмаслыгына ышангач, Брим бакчага таба юнәлде. Р.Мөхәммәдиев. Артыма борылып карадым – килүче күренмәде, алда шулай ук беркем юк иде. К.Миңлебаев. Безгә беркем дә гаскәр төзеп бирмәячәк. Ф.Сафин. Мәктәпкә барам – беркемдә эшем юк, бар күңелем укуда. М.Әмир. Миннән башка беркем эшли алмый бу эшне. Сөембикә 2. и. мәгъ. Якын кеше (дус яки туган). – Мин хәзер япа-ялгыз, – диде Рабига, – беркемем юк. А.Шамов. Бабаемнан башка беркемем дә юк бит инде минем хәзер. Г.Гобәй. Тып-тыныч, кодача, беркемем юк. Г.Бәширов ◊ Беркем түгел Дуслык, хакимият, көч, вәкаләт, нәрсәгә дә булса хокук яки туганлык мөнәсәбәтләре булмаганлыкны күрсәтә. «Ә мин хәзер үк беркем дә түгел», – дигән дәрвиш. Т.Әйди |