БЕ’РКАЯ рәв. 1) Һичбер урынга, һичбер җиргә. Син – минем колым, мин сине беркая да җибәрмим. Т.Гыйззәт. – Курыкма, Актүшкәй, мин инде хәзер синнән башка беркая да китмим, – диде Илсөяр. Г.Гобәй

2) Берәр җиргә, бер-бер урынга, кая булса да. Нәрсә, әллә шул мәтәлчек арбаларда ташны ярган шарлавыклар аркылы беркая үтмәк булалармы? Н.Исәнбәт

3) диал. Бер урында да, һичбер кайда, бер җирдә дә. Кәҗә тыкрыгына кадәр төштеләр, беркая бер җан әсәре очрамады. И.Гази. --- зәһәр дала кояшыннан беркая качар урын юк. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә