БЕ’РКАТЛЫЛАНУ ф. Беркатлы ( 1, 2 мәгъ.) булу, беркатлылык күрсәтү. Мин тагын, беркатлыланып, М.Шиһапов янына торып йөгердем. М.Мәһдиев. Ара-тирә беркатлылана шул минем Миһриҗамал да, тегенең шаяртып, мыскыллап сөйләгәнен белми, аңа чынлап җавап биреп маташа. М.Гали

Беркатлылана бару Торган саен ныграк беркатлылану

Беркатлыланып калу Беркатлыга әйләнү. Шул рәвешле, хатыны алдында кечерәеп, арзанаеп, үтә беркатлыланып калгандыр. Д.Гайнетдинова

Беркатлыланып китү Кинәт беркатлылану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә