БЕ’РКАТЛЫ с. 1) Хәйләсез, тәҗрибәсез, гади, тиз ышанучан, эчкерсез. Бар иде бездә Сафи атлы кеше, Бик юаш, бичара, беркатлы кеше. Г.Тукай. Шофёр, беркатлы бәндә, кабинадан чыгып, аның янына килгән иде. Р.Кәрами. Их әнкәй, әнкәй, нигә шулкадәр беркатлы син, дип уйлады Искәндәр. Р.Вәлиев. Авыл малайлары, гадәттә, беркатлырак булучан бит. К.Миңлебаев 2) Җиңел уйлый торган, акылга җиңел, юләр сыман. Ләкин тегесе, Кәримәне беркатлыга санап, көлде генә. Р.Хафизова. Беркатлы, сәер кешеләрдән, диваналардан кызык табу, гомумән, Көнчыгышта таралган хәл. Н.Исәнбәт. Мин бит шуның өчен генә синең алдыңда мәхәббәттән башы әйләнгән беркатлы кыз ролен уйнарга мәҗбүр булдым. Тәмуг чәчәге. Мин андый беркатлы кеше түгел. Тәмуг чәчәге 3) Эшләнеп җитмәгән, үтә гади, схематик. Ләкин, нәтиҗәдә, әсәр – беркатлы. М.Җәлил. Карп Васильевич Газинурның үзе турындагы кыска һәм беркатлы хикәясен тыңлагач, күн кепкасын бармагы белән күтәреп, башын кашып куйды, кырыс карашы әз генә йомшарып киткәндәй булды. Г.Әпсәләмов |