БЕ’РКАЙЧАН а. 1. Бервакытта да булмауга, табылмауга ишарәләп, булуын, барлыгын кире кагып килә торган юклык алмашлыгы; һичкайчан. Варис белә: яңалык беркайчан җиңел юл ярмый. М.Хәсәнов 2. рәв. мәгъ. Кайчан да, һичнинди очракта да, һичбер вакыт, бер вакытта да. Мисбах бүтән беркайчан да кулына каләм алмаска ант итте. З.Мәхмүди. ГАИ хезмәткәрләре аның машинасын туктатырга беркайчан да җөрьәт итмиләр. М.Галиев. Кешенекенә беркайчан да тимәде ул. Н.Хәсәнов |