БЕ’РКАЙДА а. 1. Бер җирдә дә, бер урында да бөтенләй булмауга, табылмауга ишарәләп, булуын, барлыгын кире кагып килә торган юклык алмашлыгы; һичкайда. «Гаделлек» дигән нәрсә беркайда да юк. М.Гафури. Беренче карашка кар бик нык ята әле, беркайда да чүмечләп-чиләкләп алырлык су күренми. М.Маликова. Газинурның Шөгердән, Бөгелмәдән ары беркайда да булганы юк. Г.Әпсәләмов 2. рәв. мәгъ. 1) Бер җирдә дә, бер урында да. Ләкин минем беркайчан да, беркайда да бүгенгедәй дулкынланганым, бүгенгедәй тирән хискә бирелгәнем юк иде. А.Шамов 2) Беркая да, һичбер урынга. Өскә – җылы кием, аякка яхшы итек бирмиләр икән, землянкадан беркайда да чыкмаска кирәк. М.Гали |