БЕ’РКАДӘР рәв. 1) Бераз, зур булмаган, аз күләмдә, аз-маз гына. Бары тик аның тавышында гына беркадәр моңсулык бар иде. А.Шамов. Беркадәр төзәтелгән хәлдә, соңгы исеме белән, ул 1926 елда сәхнәгә куела башлады. Ф.Бурнаш. Тик френчнең якасы шактый керләнгән булуы Садыйк хаҗиның дикъкатен тартып, аңар беркадәр авыр тәэсир ясады. Ш.Камал 2) Өлешчә, билгеле бер дәрәҗәдә. Командирның: – Сержант Бикбулатов, нишләп соң сез хөкүмәт бүләкләрен тагып йөрмисез? – дигән соравына Бикбулатов беркадәр тартыныбрак һәм гафу үтенгән тавыш белән җавап бирде. А.Әхмәт. Маша, Гөлгенә һәм Ипай образлары беркадәр уңышлырак эшләнгән. М.Җәлил. Нәгыйм яшьтән үк балык тотарга ярата, һәм бу эштә беркадәр сәләте дә бар. Ш.Камал |