БЕРИШ с. 1. 1) Күплек сандагы исемнәр белән килгәндә: бер үк төрле, бер-берсенә охшаш. Советлар Союзы бериш дәүләтләргә корал сатты. Мәдәни җомга 2) Дәрәҗәләре, яшьләре белән бертөсле , бер-берсенә иш булган 3) мат. физ. Бертөсле. Гибридлашканда, әүвәлге орбитальләрнең формалары һәм энергияләре үзгәрә, бериш формалы һәм энергияле яңа орбитальләр хасил була. Г.Хисамиев 2. и. мәгъ. Кайберләре. Беришеләр кипкәнен тегермәндә тарталар. Г.Толымбай. Беришләре, үзләренең җир пайлары белән, «Вахит» ширкәтенә кергән, берише пайларын фермер авылдашлары Павел Дмитриевка биргән, ә беришләре үзләре аерылып чыккан. Ватаным Татарстан 3. беришесе а. функ. Төркемнән атап аерып куелмаган, шуларның берсе булган билгесез әйбергә, затка ишарәләп, билгесезлек алмашлыгы буларак кулланыла; кайсыдыр, кайсыбер, кайбер. Мирзахан абзый да, бәлки, хатыны сүзенә эченнән кул куйгандыр, чөнки төзелештәге яшьләрнең беришесе чамасыз базу кыланганны ул да хупламый. Б.Камал |