БЕ’РЗАМАН рәв. 1) Бервакыт. Тыелып торган күзәнәкләр, берзаман, ни сәбәптәндер, үзләренең хуҗаларына каршы баш күтәрәләр. С.Сөләйманова. Берзаман, ул үзенә дәшкән сынык тешле Әсма тавышын ишетте. Н.Хәсәнов. Эчендәге сөенече ташый-ургый, тыны кыса иде, берзаман, аны тыеп торуы авырлаша башлады... Н.Гыйматдинова. Кырык бишенче елның җәендә, самурайларга каршы сугышканда, берзаман, чүлдә калдык. Тәмуг чәчәге 2) Кайчан да булса бер. Болар артыннан, берзаман, симфонияләр, хәтта опералар туа башлар!.. Ә.Еники. Олы хисне бер бүлмәгә алмаштыручы кыз өчен болай йөрүегез, берзаман, үзегезгә дә көлке тоелыр әле. К.Тимбикова |