БЕРЕНЧЕЛЕК и. Иң алдагы урынга чыгу; алдынгылык, өстенлек. Гер күтәрү буенча авылда да, районда да беренчелекне бирми. Н.Хәсәнов. Өченче ел аларга кара күзле бер башкорт малае килеп кушылды да моның белән беренчелектә ярыша башлады. Г.Ибраһимов. Гәрчә безнең заманда ир-егетләр, беренчелекне яулап, кыргый җанварлардай бугазга-бугаз ябышмасалар да, бер-беренең кимчелеген күрсәтүдә һич кимен куймыйлар иде. К.Миңлебаев. Моннан җитмеш еллар чамасы элек, мин һәр эштә беренчелекне саклап килә идем, ә хәзер... З.Мәхмүди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә