БЕРЕГҮ ф. 1) Оешу, берләшү. Анри Барбюс, эшчеләр массасы белән берегеп, революция дошманнарына көрәш ачты. М.Җәлил. Бөтенебез бер булып, диде, урысы-татары, үзбәге-әрмәне, дигәндәй бертугандай берегеп, фашистны кырып ташлыйк, диде. Г.Бәширов

2) Бербөтен булып кушылу, ныгытып урнашу, бергә нык тоташу, бер-берсенә ябышу, ябышып ныгу. Алар, үзләре үк аңлап, култык аша бер-беренең кулларын кысышып, бик дәү һәм тәвәккәл эшкә тотыныр алдыннан, бергә береккәндәй тыгызланышып, тантаналы бер хәлгә килделәр. Ш.Маннур. Яралган, бар булган һәрнәрсә акылга сүз булып берегә. Сүз генә бу фани дөньяда бирешми януга, черүгә. Р.Харис. Төрле сәбәп белән, термин телдә берегә алмый, ул кабат карала, гамәлдән чыгарыла, аның урынына башкасы тәкъдим ителә. И.Низамов. Җиргә береккән кеше ялгызак калса, башы михнәттән чыкмаячак. Б.Камалов

3) Үзара килешеп, бердәмлеккә килү, уй, фикер һ.б. ярашу, килешү. Һәм шул көнне үк күңелләре белән беректеләр. Р.Хафизова. Теләгем кабул булды, кавыштык, тик берегә алмадым, һаман да икегә бүленгән хәлдәмен. Ш.Янбаев

4) Бик нык ияләшү, үзләшү. Хәтта хайваннар да, үзара берегеп, бер-берсен аңлап яшиләр. Г.Коләхмәтов

Берегә бару Торган саен ныграк берегү. Аның күңелендә шуларның барысы өчен дә үч алу уе береккәннән-берегә бара иде. Г.Исхакый. [Айсылу] Шушы җиргә көннән-көн ныграк берегә барды. Ә.Моталлапов

Берегә башлау Берегергә тотыну

Берегә төшү Бераз берегү; тагын да берегү

Берегә язу Берегергә аз гына калу. Йокы качты, бер-берсенә берегә язган күз кабаклары ачылып китте. Н.Фәттах

Берегеп бетү Тәмам, тулысынча берегү. Дөрес, татарның сөйләм термины, әлегә хәтта фәндә дә, тәмам берегеп бетмәгән, башлыча сөйләмнең бер төре – телдән сөйләүгә генә кайтып кала. И.Низамов.

Берегеп җитү Ахырга кадәр, тәмам берегү. Кызлыкка алырга теләмәсә дә, Гөлнара аңа тәмам күнегеп, кая ул күнегеп кенә, берегеп җитте. Г.Гыйльманов. Әллә Мостафа белән җаннары берегеп җитмәгәнне аңлап, шушы сәбәп белән араны өзү, өйдән чыгып китү җаен карыймы? Ф.Сафин

Берегеп калу Нинди дә булса моменттан, вакыттан соң, үзгәрмәслек булып, нык берегү. Сабый чакта ишеткән хикәят кебек, яшьлек иртәсендә тыңлаган моң кебек күңелгә сеңеп, хәтергә берегеп калганнар алар. М.Госманов. Без очы линомётка берегеп калган нечкә нейлон бауны, судан сөйрәп чыгарып, палубага җыя башладык. М.Юныс

Берегеп килү Акрынлап, аз-азлап берегү

Берегеп китү Тора-бара, кинәт берегү. Разия киявен мөкиббән китеп яратмый, ә бары тик «ошата» гына, яши башлагач берегеп китәрбез әле, дип әйтә икән, дигән сүзләр дә җиткереп алган иде. А.Хәлим. Кеше язмышында катнашалар, сердәш булалар, кадерле истәлекләренә кушылалар. Кайберсе, еш кабатланып, телдә йөри, яшәү гамәленә берегеп китә. Ш.Галиев

Берегеп кую Береккән хәлгә килү; кинәт берегү

Берегеп тору Даими, һәрвакыт, бөтенләйгә береккән булу. --- даганы, учакта кыздырып, атның тоягына басарга кирәк, шулай иткәндә генә, дага тоякка сыланып, берегеп торачак. Т.Мөбарәков

Берегеп яту Тәмам береккән булу. --- бәлки, Аккош күле аурасы гаепледер? Бәлки, шулай, кораб түшенә ябышкан кабырчык кебек, бер җиргә берегеп ятуның иҗатта үзгә мәгънәсе – нәтиҗәлелеге бардыр? Р.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә