БЕРДӘ’НБЕР с. 1. Бары берәү генә, башка юк, бер генә. Тәңре дә бер, бердәнбер түгелмени?! Р.Зәйдулла. Гыйззәтнең төп йорттагы бердәнбер сеңлесе Сөембикә гомере буе үпкә туберкулезы белән иза чикте, санаторийларга бармады, врач дәвасын санга сукмады. М.Мәһдиев. Ул – әтисенең бердәнбер кызы. Тәмуг чәчәге

2. и. мәгъ. Башкалар арасында иң якын, иң газиз, иң кадерле, барыннан да өстен кеше. Баламны – бердәнберемне – миңа күрсәтмәс өчен, әллә ниләр кыланалар. Ә.Рәшит. Бердәнберем бит ул минем, бердәнберем. Р.Ишморат. Ана үзенең сырхап киткән бердәнберен ничек караса, Хәлим белән Гөлгенә Шәехтайны шулай карады. Г.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә