БЕРДӘН рәв. 1. 1) Бөтенесе бергә, бер кешедәй, бер булып. Бөтен шәкерт бердән кабынып китә. Т.Гыйззәт. Мәргәннең исән-сау икәнен күргәч, халык, бердән, шөкер сүзләре кычкыра башлады. Р.Батулла. Барыбыз бердән сикереп торып, тиз генә киемнәребезне кидек. Мирас

2) Кинәт, көтмәгәндә. Радионың морзе белән сөйләве бердән өзелде. Ә.Айдар. Хисами моңарчы да эчкән иде, шуңа күрә бу эчкәне аның кыюлыгын кызган мунча ташыдай чыжлатып җибәрде, һәм егетнең бердән теле ачылды. Г.Минский. Шаяруларга урын юк, дигән төсле, бердән җитдиләнде һәм бөтенләй башка тонда әйтте. Г.Минский

3) Тулаем, тулысынча. – Нишләп соң алай иттең? – дигәч, Халикъ, чыраен да сытмыйча: «Син бит, Фәхрелислам абзый, акчасын кирәк саен ала барырсың, дигән идең. Ә теге кеше бердән чыгарып бирде», – дип җавап кайтарды. Ш.Камал. Кашки, бу кадәр газаплаганчы, җанымны рәнҗеткәнче, башымны кылыч илә бердән чабып өзсәләр, мең мәртәбә шөкер кылыр идем! Ш.Мөхәммәдев. Кичке эңгер күләгәсе белән караңгыланган йорт эче бердән тынлыкка чумды. К.Нәҗми

4) Бер толымлап. [Әсманың] Бердән генә үреп салган калын сары чәч толымы гимназия формасы --- өстендә бик ачык бер төс белән ярылып тора иде. Ф.Әмирхан

2. кер. сүз функ. Беренчедән, иң элек. Бердән, үзеңә эссе, икенчедән, унбиш көннән бирле капрал солдат булып йөрисеңне яратмыйм. Т.Гыйззәт. Бишенче ел революциясе, бердән, буржуаз демократик революция булса, икенчедән, ул пролетариат революциясе дә [иде]. Г.Нигъмәти. Бердән, көннең эсселеге, икенчедән, һич йокысыз юл зәхмәте хан кызы илә шаһзадәне тәмам хәлдән тайдырган, арыткан иде. Ш.Мөхәммәдев. Бердән, үзара татулашып-берләшеп китүдән куркалар. Р.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә